

Бар кешеләр дә, мәрхүмнең башка милке кебек үк, пенсиясенең дә мирас булып калуын белми. Ләкин бу акчаларны алу өчен кайсыбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
Закон буенча, Русиядә пенсия ике өлештән тора: страховка һәм тупланма өлештән.
Страховка пенсиясе – кеше хезмәт эшчәнлеге чорында алган хезмәт хакын яки башка керемнәрне компенсацияләү өчен билгеләнгән айлык һәм гомерлек түләү. Мондый пенсия картлык яки инвалидлык буенча билгеләнә. Хәзерге пенсионерларның әлеге төр пособиесе ике өлештән тора: пенсия суммасыннан һәм билгеләнгән түләүдән.
Пенсиянең тупланма өлеше – бу картлык буенча пенсия түләүләренә өстәмә. Ул мәҗбүри тәртиптә 2002 елдан 2014 елга кадәр “лицевой счет” дип аталучы махсус исәптә формалашкан. Ул вакытта эш бирүчеләр тупланма өлешкә барлык взносларның 6 процентын күчереп барды. Тупланмаларның суммасы ел саен артырга тиеш. Алар белән идарә итүчеләр – дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары һәм Русия Социаль фонды, үзләренә ышанып тапшырылган акчаларны облигацияләргә һәм акцияләргә инвестицияләргә тиеш.
Пенсионер вафат булган очракта, варислары тупланган акчаларның теге өлешен дә, монысын да алырга мөмкин, ләкин нинди күләмдә – монысы индивидуаль хәл ителә.
Түләүне ничек алырга?
Шунысын да истә тотарга кирәк, пенсия акчалары тупланган фондлар варисларга акчаларны үлем факты буенча автомат рәвештә бирмәскә дә мөмкин. Түләүләр буенча исәп-хисаплар тиешле гариза булса гына формалаша башлый. Шул ук вакытта варисларга пенсиягә хокук булуны раслау өчен билгеле бер тәртипне үтәргә кирәк. Бу хакта PG Partners юридик компаниясенең идарә итүче өлкән партнеры Полина Гусятникова болай дип аңлата:
Пенсиянең тупланма өлешен алу белән (ә ул, кагыйдә буларак, страховка өлеше белән чагыштырганда күбрәк) бәйле хәл үзгәрәк:
Варисларга нәрсә түләнәчәк?
Әгәр дә барлык кагыйдәләр үтәлсә, варислар түбәндәге акчаларга дәгъва итә алалар:
- страховка пенсиясеннән – исәпләнгән, әмма түләнмәгән сумманы. Ягъни әгәр кеше май аенда үлсә, июнь ае өчен аңа пенсия исәпләнмәячәк, ә ул алып өлгермәгәнне (айлык пенсиянең күпмедер өлешен) түләячәкләр.
- пенсия тупланмалары акчаларыннан – законда каралган тәртиптә тулы сумма. Әмма бу акчаларны мирас калдыручы үзенә тупланма пенсия яки тупланма счет буенча түләү билгеләнгәнче үлгән очракта гына алып булачак.
Әгәр ул тупланма пенсия билгеләгәннән соң мәрхүм булса, РФ законнары буенча аның варисларына пенсия тупланмалары акчаларын түләү каралмаган. Димәк, ул акчалар яначак.
Варисларның мәрхүмнең тупланма пенсиясен сорап мөрәҗәгать итү вакыты да чикләнгән - аның үлеменнән алты айдан да соңга калмаска.