

Билгеле булуынча, салым түләмичә йөрүчеләрнең транспорт чараларына арест салына һәм алар салым бурычын тулысынча түләгәнче махсус урында тотыла. Әгәр бурыч билгеләнгән срокта түләнми икән, транспорт чарасы мәҗбүри сатуга куела. Башкортстанда салым хезмәте Суд приставлары белән бергә бурычлыларны тоту өчен рейдларга чыкты.
Беренче көндә кыйммәтле 6 машина хуҗаларыннан тартып алынган - Nissan Ратнfindеr, Bmw Х5, Mitsubishi Pajero Sport, Mercedes-Benz Ml 300, Bmw Х6, Toyota Land Cruiser 200. Бу кешеләрнең 2 млн сумнан артык бурычы булган.
Мондый күңелсез хәлләр кабатланмасын өчен республиканың салым органнары салымнарны түләү бурычын вакытында үтәргә киңәш итә.