Җәмгыять
15 февраль 2023, 11:15

Кайчан бу медицина җайга салыныр?

"Бер табибка язылып булмый", - дигән зарлар ишетелеп кенә тора.

Кайчан бу медицина җайга салыныр?Кайчан бу медицина җайга салыныр?
Кайчан бу медицина җайга салыныр?

"Өмет" гәзитендә  республикада яшәүчеләрнең иң күп аһ-зарлары табибларга языла алмау белән бәйле дип хәбәр иткән идек. Бу темага зарланулар дәвам итә.

     Шушы көннәрдә башкалада яшәүче Михаил исемле иркәй республика башлыгының социаль челтәрдәге битендә бик хисләнеп Уфада бушлай медицина торышы турында язып калдырган. “Башкортстанда, төгәлрәк итеп әйткәндә, Уфада медицина кайчан җайга салыныр? Бер табибка язылып булмый. УЗИ, КТ, МРТ һәм башка тикшеренүләрне эшләтеп булмый. Янәсе, язылу юк. Шул ук поликлиникада шул ук тикшерүләрне түләп үтәргә уйласаң, рәхим ит, бер чират юк. Әйтегез әле, ни өчен гомердә булмаган виртуаль чиратлар тудырасыз ул? Ә аннан Башкортстанда үлем-китем дәрәҗәсе югары диләр. Беләсе иде, ни өчен шулай икән?”

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас