Җәмгыять
14 февраль 2023, 14:30

Күп балалы гаиләләр – игътибар үзәгендә

Аларга җитди ярдәм күрсәтелә.

Күп балалы гаиләләр – игътибар  үзәгендәКүп балалы гаиләләр – игътибар  үзәгендә
Күп балалы гаиләләр – игътибар үзәгендә

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте йортында Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә “Башкортстан Республикасында күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында” Законны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

- Бүген безнең мәктәпләрдә күпбалалы гаиләләрдән 32 мең кеше укый. Узган ел нәтиҗәләре буенча аларның барысы да диярлек сатып алынган мәктәп формасы һәм уку кирәк-яраклары өчен акчалата компенсация кулланган. Бушлай туклану оештырылды. Әлеге юнәлешләр буенча дәүләт ярдәменең гомум суммасы 510 миллион сумнан артып китте. Агымдагы елда без, һичшиксез, укучыларга дәүләт ярдәменә аеруча зур игътибар бирүебезне дәвам итәбез, - диде Андрей Назаров.

Күпбалалы гаиләләргә ярдәм чаралары комплексы турында мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сөйләде.
Ул республикада ел саен мәктәп формасына аз керемле гаиләләргә акчалата компенсация бирелә, дәүләт һәм муниципаль мәктәпләр һәм колледжлар укучыларына бушлай туклану, беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары җыю оештырыла, диде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас