

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец прокуратурага “Голос. Дети” телевизион шоу остазлары – Егор Крид, Баста һәм МакSимга зарланырга җыена.
Ни өчен балалар омбудсмены шундый карарга килгән? Нәрсә өчен борчыла? Волынец үзе аңлатуынча, аңа даими рәвештә әти-әниләрдән Егор Крид һәм Бастаның җырларыннан, тышкы кыяфәтләреннән, үзләрен тотуларыннан канәгать булмаган мөрәҗәгатьләр килә.
"Газета.ру”га биргән интервьюсында Ирина ханым җинаять эше кузгатуны таләп итмәячәген әйткән, әмма дәүләт каналында ата-аналарда мондый борчылу тудырмый торган остазларның булуына ирешергә ниятли.
“Бу остазларны башка артистларга, әйтик, “Я русский” җырын башкаручы Шаманга һәм Виктория Черенцовага алыштыру дөресрәк булыр иде”, - дип исәпли балалар омбудсмены.