

Бүген, 10 февральдә Илеш районы Ашман авылында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Орленок" балалар сәламәтләндерү лагеренда булды.
Лагерьны 2021 елда яңарта башлаганнар иде - биналарның бер өлешен ремонтладылар һәм матди-техник базаны ныгыттылар. «Башнефть» компаниясе ярдәме белән биредә 216 урынга исәпләнгән йокы корпусы төзелде.
– Яңа бинада ел әйләнәсендә ял итәргә була, - дип билгеләп үтте Илеш районы хакимияте башлыгының төзелеш һәм ТКХ буенча урынбасары Тимур Рамазанов. - Без шулай ук йөзу бассейнын яңарттык һәм территорияне төзекләндердек.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның ноябрендә лагерьда булган вакытта Радий Хәбиров кышкы чорда да программаны тулыландырырга кушып киткән иде.