

Дарулар белән тәэмин ителү мәсьәләсе теләсә кайсы төбәк халкы өчен бик мөһим. Бу көннәрдә Русия даруханәләрендә кабат кайбер даруларга кытлык пәйда булган. Берәүләр тамак авыртканда файдаланыла торган, температура төшерә торган дару булмаудан зарланса, икенчеләре яман шешкә каршы кулланучы препарат таба алмый интегә.
Русиялеләр еллар буена сөйләгән һәм бүгенге көнгә кадәр Росздравнадзор кире кагып килгән дарулар кытлыгы, ниһаять, иң югарыда да танылды. Даруларга кытлык мәсьәләсе узган атнада Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән үткәрелгән киңәшмәсендә күтәрелде.
– Узган елда дару җитештерү 22 процентка диярлек арткан. Илебездә эшләп чыгарылган препаратларның базардагы өлеше бүген 60 процент тәшкил итә. Шуңа карамастан, кайберләренә кытлык барлыкка килгән, күпләренә бәяләр арткан. Грипп чорында температура төшерә торган препаратларга, антибиотикларга ихтыяҗның зур булуын барыбыз да белеп торабыз. Вакытында билгеле бер запас булдырып куюга берни комачауламый. Бул хакта алдан уйларга кирәк. Алдан күрелгән чаралар күпләребезнең тормышын җиңеләйтер һәм даруханәләрдә, кешеләр арасында бернинди ыгы-зыгы тудырмас иде, – дип шелтәләп алды Владимир Путин.
Росздравнадзор идарсендә кайбер даруларга кытлык пәйда булуының сәбәбе дип ихтыяҗ зур булу һәм бу препаратларны кайтартканда килеп чыккан юл мәшәкатьләрен күрсәтәләр.
– Дистрибьюторлар, логистикага бәйле кыенлыкларны хәл итеп, даруларны вакытында кайтарып җиткерү юлларын эзли. Кытлык булган чорда мошенниклар да активлаша. Фәлән даруны табып, тиз арада кайтарып бирү өчен акчаны алдан түләп куюны сорыйлар. Аннары алыпсатарлар кулыннан алган дару ялган яки сыйфатсыз да булырга мөмкин бит. Шуңа күрә бу очракта кеше акчасын гына түгел, сәламәтлеген дә югалтырга мөмкин, – дип кисәтә идарә белгечләре.
Ил җитәкчесе катнашкан Хөкүмәт утырышыннан соң икенче көнне үк Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы кытлык куркынычы янаган дарулар исемлеген төзеде һәм бәян итте. Бу исемлеккә 97 төрле дару кергән. Алар арасында еш кулланыла торган “Ибупрофен”, “Амоксициллин”, йод, “Парацетамол”, “Преднизолон”, “Лоперамид”, “Лидокаин” кебек дарулар да бар. “Лидокаин”ның да кытлыкка әверелә башлавын теш табиблары үзләренең эшендә дә сизә башлаган инде. Соңгы арада даруханәләрдә, алда телгә алып үткән дарулардан тыш, балаларның температурасын төшерүче “Нурофен”га да кытлык күзәтелә. Шул ук “Нурофен”ның өлкәннәр өчен чыгарылганына кытлык юк диләр. Кышкы айларда вируслы һәм инфекцияле авырулар кинәт артуы нәтиҗәсендә антибиотикларның җитешмәве дә күзәтелә. Яман чиргә каршы “Тамоксифен” даруы да тиз арада сатылып бетә икән. Шикәр авыруы булган кешеләргә инсулин препараты белән дә өзеклекләр килеп чыгып тора. Тоташ ил күләмендәге кебек, Башкортстанда да кайбер дарулар юклыгына зарланучылар арта. Шушы көннәрдә Башкортстан прокуратурасы Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинга кисәтү ясады. Министр шулай ук балаларны дарулар белән тәэмин иткәндә хокукларын бозуга юл куймау, бүлеп бирелгән акчаларны вакытында һәм максатчан куллану буенча да кисәтелде. Айрат Рәхмәтуллин дарулар белән тәэмин итүдәге өзеклекләрне логистика бәйле авырлыклар булу белән аңлата. Элеккеге сатучылар белән элемтәләр авырлаша, үзебездә җитештерелгән дарулар өчен чимал кайтаруда зур мәсьәләгә әверелә. Башлыча Кытай һәм Һиндстаннан сатып алынган дару нигезе булган чималны китерү юллары катлаулана бара. Дару сатып алу буенча тендерларда катнашырга тиешле эшкуарлар да эшне озакка суза. Тендер үткәрүдә катнашучылар җитешмәү сәбәпле аукционнар үткәрелми кала. Экспертлар белдерүенчә, аукционнарның күпчелеге инсулин һәм котыру чиренә каршы вакцина буенча өзелгән. Озакламый талпан энцифалитына каршы хлорпромазин препараты да дефицитка әверелергә мөмкин.
Менә 3 ел дәвамында инде илдә столбнякка каршы кеше каныннан ясалган сыворотка бөтенләй юк икән. Чөнки Русия компаниясе аны чыгарудан туктаган. Ат каныннан эшләнгән сыворотка бар, ләкин яңа туган сабыйларга кеше каныннан ясалганы гына ярый.
Вакытында дарулар запасы булдыруга 44 санлы “ Дәүләт сатып алулары” федераль законы да аяк чала. Чынында ул закон барлык тармакларның да эшчәнлеген тоткарлый дип әйтергә кирәк. Узган атнада Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко да бу законга карата үз карашын белдерде.
– 44 нче cанлы Федераль законны заманында коррупциягә каршы тору өчен кабул иткән идек. Әмма аның җитешсезлекләрен еллар үткән саен күбрәк күрәбез. Урлашу җаен гына караучы бурлар бу законны да бик җиңел генә урап узалар һәм дәүләт сатып алуларына бүленгән акчаларны үзләштерүләрен дәвам итәләр. Шул ук вакытта намуслы һәм тәртипле эшкуарлар әлеге законнан зыян күрә. Мисал өчен дәваханәләр яисә мәктәпләр төзү буенча тендер үткәрә башаласаң җәй уртасы җитә. Себер тарафларында җылы вакытны файдаланып калырга да өлгермиләр. Дарулар һәм башка дәүләт сатып алулары буенча да тоткарлык тудыра бу закон.
Бүгенге вәзгыятьтә, махсус хәрби операция барган вакытта булса да бу законга мараторий кертергә кирәктер минемчә, – дип чыгыш ясады Валентина Матвиенко.
1 февраль көнне Башкортстан Дүләт Җыелышында Дәүләт Думасы һәм республика парламенты депутатлары, министрлар дарулар белән тәэмин итү һәм сәламәтлек саклауга кагылышлы борчыган мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәл оештырдылар. Шикәр чире белән авыручы балаларның ата-аналарына да сүз бирелде. Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев белдерүенчә, 2022 елда республикада шикәр авыруы белән исәптә торучылар саны 124 мең кешегә җиткән. Шуларның 1602 – се балалар.
– Ни кызганыч, бу шомлы диагноз хәзер 2-3 яшьлек балаларга да куела башлады. Районнарда тәҗрибәле һәм югары квалификацияле табиб-эндокринологларның җитешмәве дә авыруның артуына китерә. Чөнки кеше органнарының күбесенә зыян сала алырлык әлеге чир иртә стадиясендә ачыкланмый. Кыскасы, алдан профилактик чараларга игътибар аз бирелә. Шуңа күрә инсулин препаратына калучылар саны да арта бара. Дәүләт сатып алулары вакытында үткәрелмәсә, әлеге препаратка кытлык күзәтелә башлый. Башкортстан халкын дарулар белән тәэмин итү өчен 2023 елда 5,8 миллиард сум каралган. Шуларның 4,3 миллиарды республика казнасыннан бүленә. Эндокринологик чирләрне алдан ачыклауга ярдәм итүче медицина җиһазлары сатып алуга 1,5 миллиард, инсулин препаратына 678 миллион сум салынды”, – дип чыгыш ясады парламент рәисе Константин Толкачев.
Әйткәнемчә, прокуратура сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинга дарулар белән тәэмин итүдә дәүләт сатып алуларының вакытында үткәрелмәвенә кисәтү ясаса да, ул “дарулар җитәрлек, дәүләт сатып алулары ел башланырдан күпкә алданрак уздырыла башлый” дип акланды. Министрның урынбасары Ирина Кононова: “Яңа ел бәйрәмнәрендә логистика бозыла һәм даруларны вакытында кайтарып өлгереп булмый. Дарулар вакытыннан алдарак беткән очраклар да күзәтелә. Вируслы инфекция чорында кешеләр кайбер даруларны кирәгеннән артык сатып ала башлыйлар. Шуңа күрә кытлык барлыкка килә. Шикәр чире белән авыручылар саны кинәт арта башлады. Алар теркәлгәнче, инсулин перпараты аларга кадәр авырган кешеләргә исәпләп кенә кайтарыла килде. Хәзер без инсулин препаратын 10-15 процентка күбрәк кайтартуны җайга салачакбыз”, диде. Эшлекле очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр буенча барлык тәкъдимнәр тупланды. Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы, депутат Римма Үтәшева: “Ике атна эчендә барлык күтәрелгән мәсьәләләр буенча конкрет эшләр башкарылачак”, – дип белдерде.
Ел башында даруга кытлык һәрчак күзәтелә, шуны белеп торабыз. Әмма ел саен шул бер тырмага басабыз. Ни өчен шулай?
Фото: rbc.ru