

2022 елда, 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, республикада балалар эндокринологиясе буенча лицензияләнгән яңа медицина учреждениеләре саны 5,5% ка арткан.
Республика лицензияләренең бердәм реестрында балалар эндокринологиясе буенча медицина ярдәме күрсәтүче 79 медицина учреждениесе бар, аларның 4се узган елда беренче тапкыр лицензия алган. Аларның 31 - дәүләт һәм 48 шәхси учреждение булып теркәлгән, - дигән БР сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү бүлеге башлыгы Эльвира Тәхаутдинова. Ул балалар эндокринологиясенең эчке секреция бизләренең төзелешен, үсешен һәм функцияләрен, гормоннар механизмын, шулай ук балаларда эндокрин системасы авыруларын өйрәнүче фән булуын сөйләде. Әгәр дә балада сусау, тән тиресе һәм җенес органнары кычу белән интегә икән, балалар эндокринологы белән киңәшләшергә кирәк, шулай ук, баланың авызында еш әрем тәме булса, ябыкса яки симерсә, тиз арыса, үсештә артта калса һәм башка шундый тайпылышлар күзәтелсә, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Балалар эндокринологы чирләрне вакытында ачыклап, нәтиҗәле дәваланырга мөмкинлек бирәчәк.
Хәзерге вакытта медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияне беренчел рәсмиләштерү 15 көн тәшкил итә, ә кабат рәсмиләштерү - 10 көн. Лицензияләү процессын тизләтү лицензияне электрон рәвештә, дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы аша бирү ярдәмендә ирешелде.