

Пуэрто-Рикога ире белән дүрт көнлек ялга килгән Жанель исемле яшь ханымга ирен... имезергә туры килгән, чөнки күптән түгел бәби тапкан бу яшь әни күкрәк сөтен савучы җайланмасын өендә онытып калдырган. Бу турыда The Mirror хәбәр итә.
Бала тапкан әниләр яхшы белә инде, бәби имезгән вакытта сөт күплектән күкрәкләр авырта башлый. Менә шул. Күкрәк авыртуыннан интегеп, ханым иреннән сөтне саварга ярдәм итүен сораган...
"Никах антында "кайгыда да, шатлыкта да бергә булырга" дигән сүзләр бар. Шуңа күрә бу хакта иремнең исенә төшерергә туры килде”, - дип сөйләгән ханым.
Бу хәл күпләрне гаҗәпләндергән.”Кул белән генә саварга булмый идемени?” – дип тә сораганнар. Яшь әни бу эшне берүзе башкарып чыга алмавы турында аңлаткан.