Җәмгыять
7 февраль 2023, 07:00

Сәламәт яшәү рәвешен сайладык

Мәскәү авылы Дүртөйле районын «Аек авыл» конкурсының республика этабында тәкъдим итәчәк.

Сәламәт яшәү рәвешен сайладыкСәламәт яшәү рәвешен сайладык
Сәламәт яшәү рәвешен сайладык

Мәскәү авылы халкы һәм авыл җирлеге хакимияте авылда физкультура һәм спортны үстерүгә зур игътибар бирә, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык кирәкле шартларны тудыра: чаңгы, хоккей, футбол һәм волейбол буенча ярышлар, күңелле стартлар һ.б. уздырыла.

Авылда кешеләре яшел еланга үрелмәсен өчен күп эшләнде. Ике авыл җирлегендә кибетләр спиртлы эчемлекләр сатудан тулысынча туктады. Авыл советы коллективлары, мәктәпләр, авыл мәдәният йорты, шулай ук авылның иҗтимагый оешмалары: ветераннар, хатын-кызлар советы, аксакаллар бу игелекле эштә актив катнашалар. Авылда күп эшләр башкарылды: Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә обелиск ачылды; балалар мәйданчыгы булдырылды; су башнясын алыштырылды; мәктәп тәрәзәләре яңартылды; мөселман зираты яңадан әйләндереп алынды; янгын гидранты урнаштырылды.

Бу конкурс кысаларында көн саен диярлек авылда төрле чаралар үткәрелә: әйтик, Кушнаренко һәм Дүртөйле районнары командалары арасында танылган галим, якташыбыз Кенәз Галимханов истәлегенә багышланган районара волейбол турниры узды. Шулай ук Дүртөйле ЛПУ "Газпром Трансгаз Уфа” җәмгыяте коллективы да конкурста катнашып, флешмоб әзерләде.

«Күңелле стартлар» спорт ярышлары, "Тылсымлы чаналар" спорт бәйрәме узды. Дүртөйле шәһәре мәдәният йортында Фәнил Дрзин кубогына волейбол буенча турнир үтте. Турнирда 5 команда көч сынашты. Шулай ук бу көнне Мәскәү авылы урта мәктәбенең спорт залында ата-аналар арасында мини-футбол буенча турнир узды. Ярышта 4 команда катнашты. Күпләр республиканың мини-футбол буенча иң көчле командаларының берсе Мәскәү авылында яшәгәнен белә. Алар - яшь спортчылар-авыл мәктәбе укучылары. Бу юлы чираттагы ярышта балалар түгел, ә аларның әти-әниләре катнашты. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, Мәскәү авылы халкы район мәдәният йорты мәйданында узган  «Платков и шалей пестрый хоровод» фестиваль — ярминкәсендә актив катнашты. Болар барысы да тематик музыкаль номерлар һәм иҗат коллективларының театральләштерелгән тамашалары белән үрелеп барды.

Бүген балаларыбызның йөрәгенә игелек, аеклык орлыклары чәчсәк, киләчәктә җәмгыятебездә лаеклы урын алачак буын тәрбияләрбез дип уйлыйм. Без сәламәт яшәү рәвешен сайладык!

Динар Хөснетдинов, Мәскәү авыл советы  хакимияте башлыгы.

Дүртөйле районы.

Читайте нас