

2022 елда Башкортстанда фитнес залларга ирләргә караганда хатын-кызлар күбрәк йөргән. Росстат биргән мәгълүматларга карап FinExpertiza аудитор-консалтинг челтәре тикшерүләр үткәргән.
Тикшерүләр күрсәтүенә, былтыр республиканың спорт залларына йөрүчеләрнең 53 проценты - хатын-кызлар, 47 проценты ирләр тәшкил иткән. 2021 елда да хатын-кызлар ирләргә караганда 6,8 процентка күбрәк йөргән булган.
Былтыр Русиядә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 1 млн кешегә җиткән. Урамнарда һәм өйләрдә исә 5 млн кеше үзаллы спорт белән шөгыльләнә, диләр тикшерүчеләр.
Тыва һәм Калининград өлкәләрендә спорт залларына кызыксыну артканын күрсәтә: анда фитнес белән шөгыльләнүчеләр саны арткан. Шулай ук, Новгород, Пенза, Киров, Орлов һәм Амур өлкәләре, Карелия һәм Мордовия лидерлар исәбенә кергән. Ә менә Чукотка автоном округында тренировкага йөрүчеләр 72, 9 процентка кимегән.
Башкортстанда спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен бик күп спорт заллары бар.
Чыганак: bashinform.ru