Җәмгыять
4 февраль 2023, 07:45

Радий Хәбиров Ярмәкәйдә Җиңү паркында булды

“Мемориаль комплекслар яшь буынны патриотик тәрбияләүдә мөһим роль уйный”, - диде ул.

Радий Хәбиров Ярмәкәйдә Җиңү паркында булдыРадий Хәбиров Ярмәкәйдә Җиңү паркында булды
Радий Хәбиров Ярмәкәйдә Җиңү паркында булды

3 февральдә Башкортстан Башлыгы  Радий Хәбиров  Ярмәкәй районына эш сәфәре белән барганда туган якны өйрәнү  музеенда һәм  Ярмәкәй авылының Җиңү паркында булды.

Территориядә тарихи-патриотик объектлар һәм һәйкәлләр күп. 2011 елда биредә МиГ-21 самолеты, бер елдан соң сугышчы – яугир-интернационалистларга һәм локаль сугышларда катнашучыларга һәйкәл куелды.

Район хакимияте  башлыгы Илшат Райманов ярмәкәйлеләрнең  ата-бабалары  батырлыкларын зур хөрмәт белән искә алулары турында сөйләде.

2013 елның октябрендә район ветераннар советы инициативасы белән 1812 елгы Ватан сугышы геройларына һәйкәл ачылды. Ә 2016 елның августында Җиңү паркында – Чернобыль  атом электр станциясендә булганнарга.

Радий Хәбиров “нәкъ менә шундый мемориаль комплекслар яшь буынны патриотик тәрбияләүдә мөһим роль уйный, халык хәтерендә якташлар батырлыгын саклый” дип ассызыклады.

Республика башлыгы шулай ук Җиңү паркы янында урнашкан  тарих-туган якны өйрәнү музеенең  экспозициясе белән танышты.

 
Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас