Җәмгыять
3 февраль 2023, 07:07

Маркетологлар хәйләсен тапкан

Сөт җитештерүчеләр сөт күләмен яшерә башлаган: шешәләргә 1 литр дип язасы урынга 1 кг дип яза башлаган. Физика законы буенча кайсысы күбрәк?

milknews.ru Маркетологлар хәйләсен тапканmilknews.ru Маркетологлар хәйләсен тапкан
Маркетологлар хәйләсен тапканФото:milknews.ru

 

Русиялеләрнең күбесенә 1 литр ни, 1 кг ни. Алар андагы аерманы уйлап та тормый. Ә бак дисәң, 1 кг сөткә 970 мл гына сөт сыя икән.

Бу маркетингларның эше, диләр “Продажи. Рф” сервисы белгечләре.  

  • Маркетологлар физиканы яхшы беләләр, - ди халыкара кулланучылар конфедереациясенең идарә рәисе Дмитрий Янин. – Кулланучыларның күбесе 1 кг сөтнең 1 литр сөттән азрак булуы турында белми.

Маркетологлар бу тәҗрибәне Европадан чәлдергән күрәсең: анда продукцияне кглап саныйлар.

2022 елда кибет киштәләрендә 2021 ел белән чагыштырганда андый продукция күбрәк булган. Русиялдә гадәттә сыек товарларны маркировкалыйлар, аның авырлыгын кг лап түгел. Литрлап күрсәтәләр. Әмма берничә ел элек аларны да кг лап үлчәү билгесе керде.

Чыганак: adindex.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас