Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2023, 18:00

Иртә белән кәефне ничек күтәрергә? Агапкиннан сорагыз!

Ләкин ул киңәш иткән әйберне каян табарга?

Иртә белән кәефне ничек күтәрергә? Агапкиннан сорагыз!
Иртә белән кәефне ничек күтәрергә? Агапкиннан сорагыз!

Табиб-реаниматолог  һәм телевидениедә алып баручы  Сергей Агапкин иртә белән кәефне күтәрү ысулын атады. Чыннан да, иртән уянуны ничек рәхәт һәм күңелле итәргә соң? “Яктылык сирпүче будильник алып җибәрегез. Бу прибор будильник шалтырый башлаганга  кадәр 15-20 минут кала яктылык сирпи башлый. Шул рәвешле уяну да рәхәт һәм җиңел була”, - дип сөйләгән  ул  «Россия 1» каналындагы “Иң мөһиме турында” программа  эфирында.

 - Йокларга өч-дүрт сәгать кала җиңелчә кичке аш ашагыз, - дип киңәш итә  Агапкин.  - Кеше кичтән җиңел ашаса, иртән уянган вакытта, әйтик, сәгать  алтыларга-җиделәргә, ул  җиңелчә ачлык кичерә. Бу аның гормональ системасы уянырга әзер дигәнне аңлата.   Ашыйсы килсә, кеше будильниксыз да уяна.  Кеше сигнализациясез дә уяна, », - дип аңлата ул.

Бу киңәшләрне укыганнан соң, яктылык сирпүче будильник кына табасы кала инде, җәмәгать.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: