Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2023, 12:14

Интернет челтәреннән бер җөмлә белән

Волгоградта яшәүчеләрнең күбесе шәһәрнең исемен яңадан Сталинградка үзгәртүгә каршы булуын белдергән. 2022 елда Мәскәүдә туган балаларга кушылган исемнәр арасында иң популяры – Александр, София, иң сирәге – Авокадий, Троян, Лавр-Космос, Астра, Муза һәм Бриллиант. Сочи шәһәрендә бамбук чәчәк аткан. Ул 60 елга бер чәчәк ата һәм аннан соң корый.   simdou88.crimea-school.ru Дәвамы сайтта.

Интернет челтәреннән бер җөмлә белән
Интернет челтәреннән бер җөмлә белән
  • Волгоградта яшәүчеләрнең күбесе шәһәрнең исемен яңадан Сталинградка үзгәртүгә каршы булуын белдергән.
  • 2022 елда Мәскәүдә туган балаларга кушылган исемнәр арасында иң популяры – Александр, София, иң сирәге – Авокадий, Троян, Лавр-Космос, Астра, Муза һәм Бриллиант.
  • Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяху Русия белән Украина арасындагы җәнҗалны хәл итүдә арадашчы булырга әзер булуын белдергән.
  • Сочи шәһәрендә бамбук чәчәк аткан. Ул 60 елга бер чәчәк ата һәм аннан соң корый.
  • 1 февральдән Русиядә пособиенең 40лап төренә индексация ясалачак. Шул исәптән ана капиталына да.
  • Җырчы Игорь Николаевка инфаркт булган.
  • Ата-аналар мәктәпләрдә хәрби әзерлек дәресләре кертүне хуплаган. Хатын-кызларга караганда ир-атлар бу тәкъдимне күбрәк яклый.
  • Русиядә ноутбукларга хаклар 30 процентка төшкән.
  • Русиялеләр өчен иң очсыз шенген визасын Испаниядә бирәләр: анда бу хезмәт 6489 сумга төшә.
  • Мәскәүдән Африкага, Латин Америкасына һәм Азиягә самолетлар ешрак оча башлаячак һәм русиялеләргә бу континент илләренә сәяхәткә бару уңайлырак булачак.
  • Русия спортчыларын Африка илләре үзләренә ярышларга чакырганнар. Аларга кадәр безнең спортчыларга Азия Олимпиада комитеты ярдәм тәкъдим иткән иде.
  • Мобилизациягә эләгүчеләрнең 9 меңен төрле сәбәпләр белән кире өйләренә кайтарганнар.
  • Журналист Александр Невзоровны (чит ил агенты дип танылган) армия турында ялган язмалар язганы өчен Мәскәү шәһәренең Басман район суды читтән торып 8 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.
  • Русия дилер үзәкләрендә Лада Веста моделе беткән, яңа машиналар март, апрель айларында көтелә.
  • Мәскәүдә Кызыл мәйданда бозау ияртеп йөргән америкалы хатынга 20 мең сум штраф салганнар.
  • 2024 елла Париж шәһәрендә үтәчәк Олимпиада уеннарына оештыручылар Русия һәм Белоруссия спортчыларын кертәчәк.
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: