Кышкы балык тоту – үзенчәлекле шөгыль. Боз өстендә салкын җилдән курыкмыйча, балык тотып утыручыларны күреп гаҗәпләнә идем. Әмма, борынгылар әйтмешли, кәҗәсендә түгел, мәзәгендә хикмщте, диләрме әле?
Үткән ялларда Кушнаренко районының Иске Гомәр авылына мине дә кышкы балык тоту ярышына чакырдылар. “Балык фестивале үткәрәбез, кызык дип тапсаж, кайт, уха пешерербез”, – дип шалтыраттылар авылдашларым. Ике дә уйлап тормадык, тормыш иптәшем белән машинага утырдык та җилдердек Акбаш күленә.
Кармакларны барладык, туктап кибеттән суалчаннар кереп алдык.
Акбаш күленә барсак... Машина куярга урын юк. Сабантуймени! Авыл халкы гына түгел, район үзәгеннән, Уфа шәһәреннән кайтканнар. Чын кышкы Сабантуйга әйләнгән.
Сеңлемнең улы Финат иртүк барып безгә дә бәке уеп куйган иде. Күптән түгел алар, волонтерлар белән чыгып, Иске Гомәр авылының Сөлекле күлендә балыкларга тын алырга бәкеләр уеп йөргәннәр иде.
Бар җирдә уен-көлке, шаяру, кармакчылар балык тотып утыра. Ришат Гомәровның бәкесе янында инде биш-алты балык ята. Күземә, чын балыкчылар киеме киеп, балык тотып утыручы ирле-хатынлы бер пар чалынды. Аларның чын балыкчылар икәне щллщ каян күренеп тора: үзләре белән әллә күпме әйберләр алып килгәннәр. Бәкеләре янында эре генә балыклар ята. Үзебезнең авыл кызы Гүзәл тормыш иптәше Фидан белән Дим бистәсеннән кайтканнар икән.
Сөйләшеп торган арада Гүзәлнең ире Фидан тагын бер балык тартып чыгарды.
Үзебезнең бәке янына китеп барганда, ике апаның мәш килеп балык тотуын күреп, алар янына да тукталдым. Ильвира Биктимерова-Вакилова белән Рузалия апа Камалова да балык тотарга ярата икән.
Ике сәгать ярыш бик тиз үтеп китте. Комиссия, һәр балык тотучының балыкларын санап, җиңүчеләрне билгеләде, бүләкләде. Бик матур бүләкләү чарасыннан соң уха пешереп, кайнар чәй эчеп җылынды кунаклар.
Мин исә авыл хакимияте башлыгы Айваз Рәсил улы Сәмигуллиннан авыл тормышы белән кызыксындым.
Авылда башка күп кенә файдалы эшләр башкарылып тора. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның 2023 елны “Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы” дип игълан итүенә дә актив кушылган авылдашлар. “Сөмбел” фольклор ансамбле кызлары җыелышып авылыбызның йөзек кашы булган чишмәгә барып өмә үткәргәннәр. “Чишмәләрне тәртиптә тоту – иавыл халкының изге бурычы, – ди мәдәният йорты директоры Зилә Сәгыйть кызы Гомәрова. – Язын, җәен, көзен, кышын чишмә буен чистартып торабыз”.
Иске Гомәр авылы райондагы иң укый торган авыл исеменә дә дәгъва итә. “Цифрлы технологияләр үсеш алса да, без басма матбугатны яратып укыйбыз, - ди Айваз Рәсил улы. – Почта хезмәткәрләре гәзит-журналларга язылу планын үтәп киләләр. “Өмет”, “Авангард”-“Яңа көн”, “Манзара” гәзитләрен, “Башкортстан укытучысы” журналын һәр өйдә диярлек алдыралар. Ямаева Ләйсән белән Хөснириялова Гүзәл ханымнар үз эшләрен җаваплы башкаралар”.
Шулай итеп, авыл халкы “Балык фестивале”ннән бик канәгать таралышты. Җиңүчеләргә бүләкләр әзерләгән иганәчеләр Айрат Локманов, Ландыш Вәлиуллина, Дамир Зәйнуллинга рәхмәтләр әйттеләр.