Җәмгыять
2 февраль 2023, 15:16

Мисырга юллар ачылды

Уфа аэропортыннан бүген беренче тапкыр самолет Шәрм-әл Шәехкә очты. 

Мисырга юллар ачылдыМисырга юллар ачылды
Мисырга юллар ачылды

Уфа аэропортыннан бүген беренче тапкыр Мисырның популяр курортларының берсе Шәрм-әл-Шәехкә даими рейслар ачылды.

Билгеле булганча, бүген AlMasria Universal авиакомпаниясенә караган Airbus A321самолеты белән 221 пассажир бу илгә очкан.

Рейслар атнага ике тапкыр, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә булачак. Самолет якынча 5 сәгать оча.

Эйткәндәй, моңа кадәр Уфа аэропортыннан тугыз илгә очарга мөмкин иде. Болар: Төркия, Таиланд, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан. Хәзер инде бу исемлеккә Мисыр да өстәлде. Яз көне Минскига яңадан туры рейслар ачылыр дип көтелә.

Ә сез ял итәргә кайсы илгә барыр идегез?

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас