

Әгәр кешеләр җәен, куе урманнарда гына адашалар икән дип уйласак, ялгышабыз, дуслар – кышын да адашучылар байтак. Кемдер сәяхәткә юллана, кемдер тауларга артыла... Быел гыйнвар аенда гына Башкортстанда 16 кеше адашкан, дип хәбәр итәләр гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.
Адашу очракларының күпчелеге Белорет районы территориясендә: Ирәмәл һәм Рассыпная тауларында, Инҗәр зубчаткаларында, Кучанов кордонында. Әбҗәлилдә, Дуванда, Кырмыскалыда, Краснокамада, Әлшәйдә һәм Стәрлетамакта берәр шундый хәл хәл булган.
Ведомствода әйтүләренчә, югалганнарның барысы да табылган һәм медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган. Аңлавыбызча, кышын күбрәк тауларга сәяхәт кылырга яратучылар адашучан икән. Сак булырга кирәклеге турында онытмасак иде.