Җәмгыять
2 февраль 2023, 06:34

Өч бөртек командировочныйлар...

Менә инде ун елдан артык оешмалар 1 тәүлеккә аны 100 сум күләмдә түли...

Ә.БикмурзинаӘ.Бикмурзина
Фото:Ә.Бикмурзина

БР  Дәүләт Җыелышы-Корылтай  депутатлары РФнең Хезмәт Кодексына төзәтмәләр әзерли.
Яңа закон проекты  тәүлеклек командировочныйларны хезмәт хакының минималь күләменең 1/30 дәрәҗәсендә   индексацияләүне күзаллый.

100 сумлык “суточный”лар  күптән инде актуаль түгел. Ул норматив  2002нче елда кабул ителгән булган. Күп оешмалар  командировочныйлар күләмен үзаллы арттырган.

Закон проекты якын арада Дәүләт Думасына карауга  юнәлтеләчәк.

Русиядә 2023 елның 1 гыйнварыннан хезмәт хакының минималь күләме 16 242 сум дип билгеләнде. Әлеге закон кабул ителсә,  МРОТның яңа күрсәткеченнән 1/30 дәрәҗәдә исәпләнгән командировочныйлар 541,4 сум тәшкил итәр иде.  Республикадагы район коэффициентын кушкач,  бездә  хезмәт хакының минималь күләме  18 678  сумга тигез,  шулай итеп, төбәктәге “суточный”лар күләме 622 сум булыр иде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас