

Башкортстан районнарында юк-юк та әле тегендә, әле монда законсыз чүплекләр пәйда булуы, шул сәбәпле экологиягә, әйләнә-тирәгә зыян килүе турында белеп торабыз. Ярый әле бу күңелсез күренешне контрольдә тоталар.
Менә тагын шундый бер очрак – Россельхознадзорның төбәк идарәсе тикшерүеннән соң Дәүләкән районында законсыз чүплек барлыкка килүе билгеле булган. Рассвет авыл биләмәсенең 0,2 гектар мәйдан җирендә законсыз каты көнкүреш калдыклары чүплеге табылган.
Җир участогын тикшергәннән соң чүп-чар өеме, каты көнкүреш калдыклары чүплеге бетерелгән. Район һәм авыл биләмәсе хакимиятләре җирне техник рекультивацияләгәннәр.Участок – ә ул авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендә булган – кирәкле максатта файдалану өчен әзерләнгән.
Моңа кадәр Башкортстанның Бижбүләк районында гомум 2,41 гектар мәйданлы участокта өч табигать чүплеге бетерелгән иде.