

Башкортстанда өлкән яшьтәге кешеләргә һәрвакыт зур игътибар, хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтәләр. "Башкортстанда озын гомер” проекты буенча быел бушлай турларга республиканың 20 мең пенсионеры барачак.
“Башкортстанда озын гомер” программасы гомер көзенә аяк баскан өлкән яшьтәге кешеләргә карата ихтирамлы, игътибарлы карашның ачык мисалы булып тора. Ул Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән тормышка ашырыла башлады. Социаль әһәмияткә ия проект ярдәмендә пенсионерлар республикабыз буенча бер көнлек бушлай турга бара ала.
- Безнең өчен өлкән буын вәкилләренең пенсиядә дә актив, кызыклы, мавыктыргыч тормыш белән яшәве бик мөһим. Аларга республикабызның иң кызыклы һәм уникаль урыннарын күрсәтергә телибез, - дип аңлатты Башкортстан Башлыгы. - Еш кына шулай була – кеше туганнан соң гомере буе бер районда яши һәм эшли. Командировкаларга, ял итәргә башка төбәкләргә барган, ә Башкортстан буйлап сәяхәт итмәгән. Кирәге булмагандыр, я җае чыкмагандыр... Бу хәлне гадел түгел дип исәплим. Бездә кызыклы урыннар бик күп. Шуңа күрә “Башкортстанда озын гомер” программасын дәвам итәбез һәм үстерәбез.
Төбәк Башлыгы әйткән проект 2024 елга кадәр исәпләнгән. Күпчелек туристик турлардан аермалы буларак, монда экскурсия бер көнгә исәпләнгән. Һәм ул бушлай. Кем әйтмешли, иртән киттем, кич кайттым. Өлкән яшьтәгеләр өчен бик тә уңайлы – кичке ашны кайда ашармын, төнен кайда йоклармын дип уйларга кирәкми.
Башкортстанның табигый матур урыннарын карау мөмкинлегеннән елына бер тапкыр файдаланырга була.
Проектның төп максаты – Башкортстанның табигате, аның күпсанлы матур урыннары белән танышу. Пенсионерларның сәламәт гомер озынлыгын арттыру, аларның кәефен яхшырту, сәяхәт итәргә җәлеп итү һәм, әлбәттә, эчке туризмны үстерү дә бик мөһим.
Тәкъдим ителгән турлар саны да, проектта катнашучылар саны да ел саен арта бара. Чагыштыру өчен: 2020 елда “Башкортстанда озын гомер” проектын тормышка ашыру өчен 4 мең квота бүленгән. 2022 елда аларның саны 10 меңгә җитте. 2023 елда катнашучылар саны ике тапкыр артачак һәм 20 мең кеше тәшкил итәчәк.
„Мин бу проект белән горурланам, - ди республика Башлыгы Радий Хәбиров. - Олы яшьтәгеләрнең күзләрендә шулкадәр шатлык! Программаны ике тапкырга арттырабыз. Ягъни киләсе елда безнең туристик урыннарга кешеләр ике тапкыр күбрәк килә алачак. Иң күңеллесе – өлкәннәребез барып күрәчәк матур урыннар санын да арттырабыз”.
“Башкортстанда озын гомер” программасы 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга исәпләнгән. Экскурсиягә трансфер, турда катнашучыларны страховкалау, музейларга бару, гид-экскурсовод озатуында Башкортстанның шәһәре яки районы буенча экскурсия керә.