Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 гыйнвар 2023, 11:39

Белорет юлында да элемтә булачак!

Биредә үрелеп карасаң бүрегең төшәрдәй таулар. Туристлар күп. Машина ватылса, шалтыратып ярдәм сорау мөмкин түгел.

Белорет юлында да элемтә булачак!
Белорет юлында да элемтә булачак!

   Телефон элемтәсе булмаган юлны күз алдына да китерүе

кыен бүген. Әмма андый аралыклар да бар. Мәсәлән, Архангель-

Белорет арасы. Биредә үрелеп карасаң бүрегең төшәрдәй

таулар. Туристлар күп. Машина ватылса, шалтыратып ярдәм

сорау мөмкин түгел.

   Шуңа Архангельск-Белорет автоюлын мобиль элемтә белән

тәэмин итү – көнүзәк мәсьәлә. Бу хакта БР Хөкүмәте премьер-

министры Андрей Назаров белдерде. Аның фикеренчә, әлегедәй

хәвефле участокта сыйфатлы элемтә һәм интернет булу аеруча

мөһим.

“Тәү чиратта бу безнең халыкның, шулай ук төбәккә килүче

туристларның уңайлылыгы өчен кирәк. Мин коллегаларыма әлеге

проектны тормышка ашыру юлларын әзерләргә куштым”,- дип

язды Андрей Назаров үзенең телеграм-каналында.

Фото: autostat.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: