Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар 2023, 17:08

Срогы чыккан азык-төлек сатылмаячак

Көнгә чыксаң, начар гына түгел, яхшы хәбәрләр дә очрап тора бит.  

daytimenews.ru
Фото:daytimenews.ru

Русия хөкүмәте 1 февральдән срогы чыккан азык-төлекне сатарга рөхсәт итмәүче системаны гамәлгә кертәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Хәбәрдән аңлышылуынча, экспериментның төп максаты - сәүдә нокталары арасында продукциянең цифрлы маркировкасы турындагы мәгълүматны алмашу механизмын җайга салу.

Система уңышлы эшләгән хәлдә якын арада срогы чыккан яисә законсыз сатылган продукцияне сатып алу касса тарафыннан блокировкаланачак, диләр хөкүмәттә.

Моңа кадәр "Известия" ризыкларның яраклылык срогын автоматик рәвештә тикшерүне "Магнит" челтәре гамәлгә кертәчәк, дип язып чыккан иде. Охшаш функцияләр базардагы башка катнашучылар тарафыннан да өйрәнелә һәм эшләнелә. Перспективада мондый тәҗрибәне барлык азык-төлек кибетләрендә дә тарату күзаллана. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: