Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2023, 13:00

“Бурычымны балалар пенсиясеннән тотып калалар...”

Гәзит укучыбыз аһ-зарын җиткерде.

“Бурычымны балалар пенсиясеннән тотып калалар...”
“Бурычымны балалар пенсиясеннән тотып калалар...”

    Башкортстанның Иглин районында яшәүче ханым кредит буенча бурычларының  пенсиясеннән тотып калуларына  зарланган. Ханым бурычы барлыгын инкар итми, ләкин аны әле генә түләргә әзер түгел икән.

    “Бурычны балаларның туендыручысын  югалту буенча пенсиясеннән тотып калалар. Үземнең бурычлы булуымны аңлыйм. Ләкин тормыш хәлем шулай килеп чыкты  – вакытында түли алмадым.

    Иглин районының  пенсия фондына  бардым. Анда “безнең бер кысылышыбыз да юк, банкка барыгыз”, диләр.  Документларымны тотып банкка киттем. Пенсия фондына һәм суд приставларына барырга кушалар.

    Нәтиҗәдә, балаларга дигән пенсияне тотып калалар һәм бу хәлнең очы-кырые күренми. Барысы да я тегендә, я монда җибәрәләр. Кешеләргә карата бу нинди мөнәсәбәт соң ул? Гаделлекне каян табарга?!”, - дип зарланган Юлия Б.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: