РФ Дәүләт Думасы Башкортстан парламенты тәкъдим иткән закон проектын эшләп бетерергә кире кайтарган. Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары үсмерләр арасында чайлдфри дип аталган ямьсез күренешне – баласызлык идеологиясен пропагандалауны тыю турында тәкъдим иткән иде. Бу закон проектын Русия законнар чыгаручылар советы белән гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча федераль комитет хуплады.
Әгәр безнең республика тәкъдим иткән закон проекты кабул ителсә, үсмерләр арасында бала тапмауны пропагандалау тыелачак.
Константин Борисович әйтүенчә, бу ят күренеш безгә Көнбатыштан килеп керде һәм Русия яшьләре арасында яшен тизлегендә таралды.
Чайлдфрины пропагандалаган өчен 2 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф каралган.
Чыганак: ufa.kp.ru