Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар 2023, 18:05

Сезнең улларыгыз – чын патриотлар!

Радий Хәбиров һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре белән очрашты.

Сезнең улларыгыз – чын  патриотлар!
Сезнең улларыгыз – чын патриотлар!

Бүген  Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Әлшәй районында махсус хәрби операциядә катнашканда һәлак булган Айбулат Габделманов, Руслан Хәлимов һәм Рөстәм Шевяховның әти-әниләре белән очрашты. Алар  үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Нурия һәм Миңнулла Габделмановлар, Зилә һәм Радик Хәлимовлар, Эльза һәм Александр Шевяховлар белән очрашуда төбәк җитәкчесе аларга чын патриот уллар һәм Ватанны саклаучылар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров Шәйморатов орденнарын һәлак булган сугышчыларның әти-әниләренә тапшырды.

Республика җитәкчесе һәлак булган егетләрнең ата-аналарына республика кардиодиспансерында дәвалану һәм реабилитация курсын узарга тәкъдим итте. Һәлак булган егетләрнең  әти-әниләре төбәк башлыгына  игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

– Без район хакимияте тарафыннан даими кайгыртучанлык тоябыз, үтенечләребезне шунда ук үтиләр. Барыгызга да ярдәм һәм җылы мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт, - диделәр  һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре.

Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, һәлак булган якташларның истәлеге мәңгеләштереләчәк, ә аларның батырлыклары һәрвакыт яшь буын өчен үрнәк булачак, дип билгеләп үтте.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: