Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 гыйнвар 2023, 17:45

“Башкортстанның иң яхшы улларын җирләү һәрвакыт авыр”

Радий Хәбиров Русия Герое Алмаз Сафин гаиләсенә Шәйморатов орденын тапшырды/

“Башкортстанның иң яхшы улларын җирләү һәрвакыт  авыр”
“Башкортстанның иң яхшы улларын җирләү һәрвакыт авыр”

23 гыйнварда Әлшәй районында махсус хәрби операциядә катнашкан Русия Герое, Раевка авылында туып-үскән старшина Алмаз Сафин белән хушлаштылар. Матәм чарасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
Алмаз Сафин махсус хәрби операция бурычларын 2022 елның 30 сентябреннән башкара. Быел гыйнварда старшина Алмаз Сафин җитәкчелегендәге парашют-десант взводы батальон составында Кызыл Лиман юнәлешендә дошманның удар участогында оборона позицияләрен тота.  Сафин оператив рәвештә позицияләрне инженерлык һәм фортификацион җиһазлар белән тәэмин итә.

Ул беренче булып дошман резервларының һөҗүм сызыгына чыгуын сизеп ала һәм, команда биреп, бу турыда рота командирына хәбәр итә. Шулай итеп, ул дошманның гамәлләрен һәм кинәт һөҗүм итәргә омтылуын кисәтә. Дошман, һөҗүмдә уңышка ирешә алмагач, минометлардан взвод позицияләрен утка тота башлый. Артиллерия налеты вакытында старшина каты яра ала, ләкин позицияләрен калдырмый. Дошман зур югалтулар кичерә һәм чигенергә мәҗбүр була. Сугыштан соң старшина Алмаз Сафин алган яраларыннан вафат була.

17 гыйнварда ил Президенты Владимир Путин хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң Алмаз Сафинга "Русия Герое" исеме бирелү турындагы указга кул куйды.

Башкортстан Башлыгы матәм митингындагы чыгышында хәрби хезмәткәрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Башкортстан Башлыгы указы белән старшина Алмаз Сафин, махсус хәрби операция вакытында батырлык һәм каһарманлык күрсәткәне өчен, вафатыннан соң генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде. Радий Хәбиров бүләкне Алмаз Сафинның әнисе Гүзәл Әхмәт кызына тапшырды.

Радий Хәбиров Әлшәй районы хакимияте җитәкчелегенә Алмаз Сафинның истәлеген мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: