Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 гыйнвар 2023, 15:54

Соравың бармы?

Консультациягә килергә мөмкин.

pravitelstvorb.ru
Фото: pravitelstvorb.ru

БР Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Уполномоченныйның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә бизнес вәкиллеренең бушлай консультацияләре башланды.

Элегрәк Башкортстан бизнес-омбудсмены Ирина Абрамова эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча мондый консультацияләр сериясен уздыруны игълан итте.

Беренче консультацияне БР да эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил каршындагы эксперт, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә эшкуарлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча күпьеллык стажлы адвокат Николай Герасимов үткәрде.

Чарада эшчәнлекнең төрле өлкәләреннән эшкуарлар катнашты. Реаль вакытта, эксперт белән берлектә, алар үз практикаларында булган конкрет проблемаларны тикшерделәр, аларны чишүнең иң оптималь юлларын билгеләделәр.

БРда эшкуар хокукларын яклау буенча Уполномоченныйның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә консультациягә түбәндәге телефоннар буенча язылырга була: +79174001818, +7(347) 218-18-18.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: