Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 гыйнвар 2023, 18:30

Фестивальгә рәхим итегез!

«Торатау» геопаркында «Зилим Фест. Русия халыклары уеннары» узачак.

Фестивальгә рәхим итегез!
Фестивальгә рәхим итегез!

28 гыйнварда Гафури районы территориясендә «Торатау» геопаркында «Зилим Фест. Русия халыклары уеннары» гаилә спорты фестивале үтә. Чараны «Тархан» туристик операторы оештыра. Проект Президентның Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Оештыручылар фестиваль кунаклары өчен киң программа әзерләгән. Өч дисциплина буенча команда спорт ярышлары планлаштырылган: «Мәргән укчы» традицион җәядән ату, «Бәйге» берничә бәйгене берләштергән төрле көч ярышлары, шулай ук «Русские забавы» программасы көтелә.

Чараның күңел ачу өлешендә кунакларны бай эчтәлекле программа көтә: балалар өчен мастер-класслар, атларда йөрү һәм чанада шуу, конкурслар һәм күңелле стартлар.

Шулай ук мәйданчыкта һөнәр ияләре ярминкәсе оештырылачак. Ризыкларга да аерым игътибар биреләчәк. Оештыручылар фестиваль кунакларына – стакандагы бишбармакны тәкъдим итәчәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: