Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 гыйнвар 2023, 15:37

Республика җитәкчесе - Белоруссиядә

Республика җитәкчесе - Белоруссиядә
Республика җитәкчесе - Белоруссиядә

19 гыйнварда республика җитәкчесе Радий Хәбиров җитәкчелегендә Башкортстан делегациясе Беларусь Республикасына барды. Эшлекле программа кысаларында берничә очрашу планлаштырылган, шул исәптән Беларусь Премьер-министры Роман Головченко белән очрашу планы да куелган. Моннан тыш, делегация вәкилләре сәнәгать объектларында һәм мемориаль комплексларда булачак, шулай ук 2023 елның җәендә Уфада узачак Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумына әзерлек барышы турында фикер алышачак. Делегация составына республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Беренче вице-премьер – икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов, вице-премьер – сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев, төбәкнең вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, министрлыклар, ведомстволар, үсеш институтлары, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре керде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: