Русия җырчысы Филипп Киркоров тагын пластик операцияләр ясаткан, гәүдәсенең “артык” урыннарыннан котылып, рәвешен тәртипкә китергән, диләр.
Матурлану буенча барлык процедураларны Мәскәүнең билгеле хирургы Тимур Хәйдәров клиникасы башкарган. Бу хакта клиникадагы чыганакка таянып “Известия” хәбәр иткән.
"Бу процедуралар – абдоминопластика һәм липосакция, липофилинг. Тәүге икесенең бәясе бездә, клиникада, бер миллион сумнан башлана, липофилинг – 300 мең сумнан. Липосакциягә ике ел алдан язылалар, башка операцияләргә – дүрт-алты ай алдан”, - дип хәбәр итә чыганак.
Әйтүләренчә, яңа образ Филиппка ким дигәндә 2,3 миллион сумга төшкән.