Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 гыйнвар 2023, 14:25

Салкын һәм ялкын

Республикада ел башыннан  325  янгын чыгу очрагы теркәлгән.

Салкын һәм ялкын
Салкын һәм ялкын

Ачы кышта санаулы сәгатьләр, минутлар эчендә ут эчендә янып, юкка чыккан торак, гомер буе туплаган  мал-мөлкәт, кирәк-яракларсыз калудан, “кызыл әтәч” тоткынлыгында кадерле кешеләрне югалтудан да аянычрагы бармы икән? Быел кышын салкын көннәр байтак булды.  Бәлки, тагын да булыр. Һава торышы холкын күрсәтеп кенә тора. Кышкы салкын көндә янгын корбаннарына әверелеп, бернисез урамда калган кешеләр байтак – Башкортстанда  ел башыннан 325 янгын очрагы теркәлгән. 26 кеше һәлак булган, 14е зыян күргән.

      Кызганычка каршы,  республикада  быел беренче янгыннар Яңа ел төнендә үк күзәтелгән.  Күпләр бәйрәм табыны артына җыелып, бер-берсенә иң  җылы теләкләрен җиткергән мизгелләрдә республика районнарының берсендә янгын чыгып, 1 гыйнвар төнендә ут эчендә ике кеше һәлак булган. Төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Тәтешле районының Түбән Балтач авылында 8х10 квадрат метр зурлыктагы торак йорт янган. Аның хәрәбәләрен сүткәндә  56 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылган.

    Тагын бер  71 яшьлек  ир Дуван районының Ләмәзе авылындагы йорты янганда үлгән.

    3 гыйнвар төнендә дә күңелсез хәл теркәлгән – Учалы районы Миндәк авылында күп балалы гаиләнең йортына “кызыл әтәч” кунган.  Бәхетка каршы,  зыян күрүчеләр булмаган, йортта яшәүчеләр ут ялмаган торактан тиз арада чыгарга өлгергәннәр.

      Искә алгансыздыр, күп кенә очракларда янгын чыгулар төнге сәгатьләргә туры килә. Шундыйларның берсе – 4 гыйнварда Стәрлебаш районының Ибракай авылында Ленин урамындагы  йортта да ут нәкъ  төнен чыгып, аны күз ачып йомганчы көл-күмергә калдырган. Ут чыгу турындагы сигнал янгын сүндерүчеләргә, коткаручыларга  төнге сәгать 02.38дә килгән.

     Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кара сөрем утырган йорт хәрәбәләре эченнән янып һәлак булган өч кешенең гәүдәсе табылган: берсе 1940 елда туган хатын-кыз, калган икесе -  1938, 1968 елларда туган ир-атлар. Янгынны сүндерүгә 28 кеше һәм 12 берәмлек техника җәлеп ителгән.

    Югарыда әйтеп үтүебезчә, ел башыннан  325  ут чыгу очрагы теркәлгән. Бу бик күп. Өзелгән гомерләр җәл.  Ә бит ел әле башланды гына.  Әлда ниләр булмас? Соңгы көннәрдә теркәлгән янгыннарның тагын берничәсенә генә тукталып китик.

    15 гыйнварда ашыгыч хезмәтләргә Әбҗәлил районы Җәйкар авылында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Абзак авылының янгын сүндерүчеләре һәм башка хезмәтләр тиз арада килеп сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр юк.

     Шушы ук көнне Башкортстанның тагын ике районында  “кызыл әтәч” башын калкыткан. Берсе – Бишбүләк   районы Барш авылында.  Коткаручылар, янгын сүндерүчеләр килгәндә 80 квадрат метрлы йортның түбәсенә ныклап ут капкан булган. Зыян күрүче  62 яшьлек ирне  тән пешүләре белән Бишбүләк районы үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегенә китергәннәр. Табиблар аның хәлен  канәгатьләнерлек диләр.

    Шул ук 15 гыйнвар төнендә  коткаручыларга Дуван районының Ярославка авылында  ут чыгу турында хәбәр килеп ирешә.  Агач йорт яна башлаган...

     Авыргазы районының Тукай авылында  төнлә чыккан янгын вакытында өлкән яшьтәге ир-ат зыян күргән – янгын сүндерүчеләр килгәнче ул 100 квадрат метр мәйданлы йортны уттан  үзаллы коткарырга  маташкан. Аны авыр хәлдә  Стәрлетамакның 1нче санлы дәваханәсенең реанимация бүлегенә китергәннәр. Ярый әле абзый исән калган. Хәлләрнең начар тәмамлануы да мөмкин бит.

                  Ни өчен кышын  янгыннар күбрәк чыга?

     Русиянең, шул исәптән Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен кыш – һәрвакыт киеренке чор. Елның нәкъ шушы вакытында янгыннар саны арта. Кыш айларында янгыннар чыгуның төп сәбәпләре – электр җиһазларын урнаштыру, монтажлау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу, җылылык бирүче җиһазларны кулланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәү, ут белән саксыз эш итү.

     Статистика буенча, нәкъ менә көзге-кышкы чорда  янгыннар саны ике, хәтта өч тапкырга арта. Йортсыз, мал-мөлкәтсез калмыйк, якын кешеләребезнең гомерен куркыныч астына куймыйк, янгын чыгуны кисәтик дисәк,  гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк  тә бит.

      Чөнки нәкъ салкыннар башлану белән электр челтәренә артык көчәнеш китерә торган электр җылыту приборларының саны арта. Шуңа бәйле рәвештә изоляция өзелә һәм кыска ялганышлар барлыкка килә. Шуңа күрә  янгыннардан саклану өчен электр чыбыкларының, розеткаларның, сүндергечләрнең төзеклеген тикшерергә кирәк.

    Кулдан  эшләнгән электр приборлары аеруча куркыныч тудыра!!! Артык акчаны янга калдырырга өметләнеп, үзләре электр приборлары әтмәлләп, күпләр гомерен яки сәламәтлеген югалту куркынычы астына куя. Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторларының барлык кисәтүләренә һәм аңлатмаларына карамастан, гражданнар үзләре ясаган шундый җылыткычларны куллануны дәвам итәләр.

      Тагын бер мөһим тәкъдим – җылыту мичләрен тикшерү. Республикада мич ягып җылытылучы йортлар да бихисап әле. Мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу  ут чыгуга китерүчән.  Шуңа күрә мичнең үзен дә, төтен йөри торган юлны да вакытында тикшереп торырга кирәк: ким дигәндә өч айга бер тапкыр корымнан чистартып торырга, чатнаган урыннарын сыларга, төтен торбасын агартырга киңәш ителә.

       Газ турында аерым әйтәсе килә.  Бүлмәләр җитәрлек дәрәҗәдә җылы булмаган очракта, кешеләр еш кына саклык чараларын онытып, кухняда газ плитәсен кабызып, җылынырга уйлыйлар. Ә бит конфоркаларны кабызып калдырып, кеше ут чыгуга шартлар тудырып кына калмый, гомерен дә куркыныч астына куя.

                             Мунча аерым торырга тиеш!

    Кышкы янгынның тагын бер сәбәбе – мунча  һәм сауналарны дөрес файдаланмау. Мунчаны йорттан аерым төзү яхшырак, чөнки мунчадан чыккан ут чыгулар да еш очрый.

     Тагын бер күренеш турында онытырга ярамый. Ата-аналар  кечерәк балаларына мичкә ягарга, электр приборларын челтәргә тоташтырырга, газ һәм электр мичләрен кабызырга рөхсәт итеп, йортны зур куркыныч астына куя. Күренеп торган  урында калган шырпылар, зажигалкалар – бәләкәй балалар  өчен уенчык кына. Ләкин! Аларны саксыз куллану янгыннарга китерергә мөмкин.

                          Кышын янгыннан ничек сакланырга?

     Кыш башланыр алдыннан электр чымнарының, электр җиһазларының  төзеклеген тикшерергә, моның өчен түбәндәге чараларны башкарырга кирәк:

  • фатирда яки шәхси йортта розеткаларның төзеклегенә инаныгыз. Эремәгәннәрме? Бушамаганнармы? Кирәк булса, алыштырыгыз, ныгытыгыз.
  • озайткычларны (удлинительләр) сыйфатлыга алыштырыгыз. Хәзер аларның күбесе Кытайда җитештерелә һәм алар зур көчәнешкә исәпләнмәгән.
  • җылыту батарейларын, әгәр кышын тиешенчә җылытмасалар, алыштырыгыз.
  • кухняда мебельне электр плитәсенә нык якын урнаштырмагыз.
  • суыткыч, кер юу һәм савыт-саба юу машиналары җитәрлек дәрәҗәдә “заземление”гә ия булырга тиеш.
  • өйдән чыгып киткәндә газ плитәсе янындагы вентильне ябарга онытмагыз.
  • эшләп торган газ плитәсе өстендә кием киптерергә ярамый.
  • кухняда челтәрне газ плитәсенә якын элмәгез.

      Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында гражданнарга  мөрәҗәгать иттеләр:

 "Республиканың барлык халкына янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә чакырып мөрәҗәгать итәбез. Җылыту приборларын караучысыз калдырмагыз, аларны төнгелеккә сүндерегез, электр приборларының барысын бер розеткага тоташтырмагыз. Мичне  артык нык ягу да янгын чыгуга китерергә мөмкин. Онытмагыз, кулыгызда сүндерелмәгән тәмәке белән йоклап, уянмаска мөмкинсез. Янгыннар барлыкка килүнең иң еш очрый торган сәбәпләрнең  берсе – ут  белән саксыз эш итү, шул исәптән тәмәке тартканда да”.

      Кышны исән-имин чыгыйк, үзебезнең һәм якыннарыбызның гомерен куркыныч астына куймыйк дисәк, шушы киңәшләргә колак салырга, аларны төгәл үтәргә тырышырга тиешбез. Ә инде Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, коткаручылар, янгын сүндерүчеләр халыкны игътибарлы һәм сак булырга,  янгын куркынычсызлыгын сакларга чакыра.

                                Руфина Таҗиева.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: