19 гыйнвар - христиан динен тотучылар өчен зур бәйрәм. Бу көнне христианнар рөхсәт ителгән урыннарда суга чума. Бәхетсезлек очраклары булдырмас өчен берничә кагыйдәне истә татарга кирәк.
- Йола буенча махсус җиһазландырылган урында гына су керергә кирәк.
- Бозлы суга чумар алдыннан алкогольле эчемлекләр куллану катгый тыела.
- Суга төшәр алдыннан сикергәләп, йөгергәләп алырга һәм җиңелчә башка күнегүләр ясарга киңәш ителә. Йоланы саклап, суга чумарга ниятләүчеләр алдан үзләрен чыныктырсыннар иде.
- Беренче мәртәбә коенучыларга баш белән чуму тыела! Һәм суда бер минуттан артык тормаска киңәш ителә.
- Судан чыккач, салкында басып тормагыз. Коры тастымал белән киптеренгәч, җылы киемнәр кияргә кирәк.
- Профилактика өчен кайнар үлән чәе эчәргә тәкдим ителә.
Республика медицина профилактикасы һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге үзәгенең баш табибы Алиса Мамаева.