Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2023, 21:19

Тәтешледә зур эшләр бар

Төп проектлар, актуаль мәсьәләләр.

Тәтешледә зур эшләр бар
Тәтешледә зур эшләр бар

Төп проектлар, актуаль мәсьәләләр.

 

Бүген Тәтешле районына эш сәфәре кысаларында республика җитәкчесе Радий Хәбиров муниципалитет хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов белән очрашты. Алар районның төп социаль-икътисади күрсәткечләре, шулай ук территорияне үстерү буенча төп проектлар һәм актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты.

Иң мөһим юнәлешләрнең берсе – юл челтәрен модернизацияләү. Иң зур тармак объекты Мәскәү – Казан тизйөрешле магистрале участогы төзелеше.

 Фәнүр Шәйхисламов төзелеш өчен җир участоклары бүлү турында, шулай ук төзелеш материалларын казып чыгару өчен карьерның трассадан якында гына билгеләнүе турында сөйләде.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, яңа магистраль буйлап юл буе сервисын үстерүгә дә игътибар итәргә кирәк булачак. Инвесторларны җәлеп итү һәм объектларны урнаштыруны алдан ук планлаштыру мөһим.

Очрашуда шулай ук урындагы әһәмияттәге автомобиль юлларын төзекләндерү турында да фикер алыштылар. Тәтешле районы башлыгы республика җитәкчелегенә ярдәм күрсәтүләре һәм грунт юлларына ком-таш сибү өчен акча бүлгән өчен рәхмәт белдерде.

Фәнүр Шәйхисламов сөйләвенчә, быел Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевың тууына  95 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Югары Тәтешле авылының үзәк урамын төзекләндерү кирәк. Республика Башлыгы анда юл өслеген яңарту мәсьәләсен карарга йөкләде.

 2019-20 елларда Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән Югары Тәтешледә  күпфатирлы 3 йортта 5 подъезд ремонтланган иде. Тагын бер актуаль юнәлеш – торак пунктларны газ, җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен булдыру.

 Башкортстан Башлыгы Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына уку йорты өчен блок-модульле мич төзү өчен 15 миллион сум акча бүлеп бирүне йөкләде. Инженерлык объекты күрше авыл мәдәният йорты бинасын да җылы белән тәэмин итәчәк.

Чарада сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм модернизацияләү турында да фикер алыштылар.

 

Фото: glavarb.ru

Тәтешледә зур эшләр бар
Тәтешледә зур эшләр бар
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: