Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2023, 17:00

Әкияти тамаша

Бүген Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында “Аксаков чыршысы” хәйрия чарасы узды.

Яңа ел бәйрәме 250дән артык үзенчәлекле бала һәм аларның әти-әниләре өчен оештырылып, анда сәламәт мөмкинлеге чикләнгән балалар, республиканың шәһәр һәм районнарыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары килгән иде.

Уфада Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында күркәм бәйрәм гөрләде: төрле геройлар булып киенгән артистлар кунакларны каршы алды, аквагрим рәссамнары бәйрәм образлары бүләк итте, аниматорлар һәм волонтерлар әкияти атмосфера белән таныштырды. Театрының грек залында танылган фокусчы Макс Брайт тылсымлы чыгышы белән гаҗәпкә калдырды, арытаба Кыш бабай һәм Карсылу белән күптән көтелгән очрашу булды. Фотога төшү, аралашу, елмаю – болар барысы да сабыйлар күңелендә урын алды.  

"Хәерле көн, кадерле кызлар һәм малайлар, исәнмесез хөрмәтле ата-аналар! Тагын бер тапкыр - безнең изге бәйрәмгә, традицион “Аксаково чыршысы”на  рәхим итегез! Мин чын күңелдән ышанам, сезгә монда бик ошар, сез канәгать калырсыз, дип. Безнең ярдәмчеләр сихерчеләр һәм Кыш бабайлар сезне чын-чынлап гаҗәпләндерер! Һәм бүген мин сездән үзегезгә иң кыю һәм якты теләкләр әйтүегезне сорыйм - галәм, һичшиксез, аларга ирешергә ярдәм итәчәк, ул шулай корылган, хыяллана белгәннәргә ярдәм итәргә әзер! Шулай ук әти-әниләрегезгә тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт әйтәсем килә! Безнең Ватанны саклаучы һәм бәхетле балачагыгызны саклаучы батыр әтиләрегезгә рәхмәт! Әлбәттә, «Аксаков чыршысы»н оештыруда ярдәм итүчеләргә ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Белегез, сез бик зур һәм игелекле эш эшлисез. Рәхмәт сезгә!",- дип сәламләде чара кунакларын «Бәхет территориясе» хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Каринэ Хабирова.

Театрның Зур залында «Щелкунчик» спектаклен карау балалар өчен иң якты тәэсирләренең берсе булды. Чара ахырында барлык катнашучыларга хәйриячеләр кулыннан бүләкләр тапшырылды.

 

 

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: