Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар , 13:15

“Ул тарихта көчле һәм абруйлы лидер булып калачак"

Башкортстан Башлыгы - Мортаза Рәхимов турында.

“Ул тарихта көчле һәм абруйлы лидер булып калачак"
“Ул тарихта көчле һәм абруйлы лидер булып калачак"

     Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу тантанасында төбәкнең элекке  җитәкчесе тарихта нык абруй казанган көчле лидер булып калачак, дип ассызыклады.

      " Мортаза Гобәйдулла улының мөхтәрәм туганнары һәм якыннары, хөрмәтле ватандашлар. Без башкорт халкының бөек улы, Башкортстанның беренче президенты, күренекле дәүләт эшлеклесе, хөрмәтле Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовны соңгы юлга озатабыз. Бүген без катлаулы чорның символы булган кеше белән хушлашабыз. Мортаза Гобәйдулла улы абруй  казанган чын лидер иде, шул ук вакытта без аны бик гади  итеп хәтерлибез. Аны күп  төбәкләрнең, тугандаш илләрнең  җитәкчеләре ихтирам итте, аны сәяси “тяжеловес”, акыллы аксакал дип санады һәм аның фикеренә һәрвакыт колак салды.

     Мин бүген Мортазе Гобәйдулла улына безнең төбәкне саклап калуы, Башкортстанны лидер төбәккә әйләндерүе, РФнең абруйлы субъекты итүе, ныклы икътисад һәм кешеләр турында кайгыртучанлык, туган телләребез, мәдәниятебез, рухилыгыбыз өчен  баш иясем килә. Бу чыннан да искиткеч бит, Башкортстанда һәр гаиләнең Мортаза Гобәйдулла улы белән бәйле үз тарихы, аның турында яхшы истәлек бар.

    Күпләр аның кул кысуын, ярдәмен, игелекле сүзләрен, ә кайчакта үгет-нәсихәтләрен исләренә төшерә. Хушыгыз,  хөрмәтле Мортаза Гобәйдулла улы! Без бүген барыбыз да сезгә  рәхмәт әйтәбез – ярдәмегез , акыллы киңәшләрегез, ышанычыгыз өчен.

    Без сездән һәрвакыт күп нәрсәләргә өйрәнә идек,  хәзер дә өйрәнәбез – ничек итеп  чын кешеләр, патриотлар, профессионаллар һәм акыллы җитәкчеләр булырга.  Сезнең хезмәтләрегезне, хөрмәтле Мортаза Гәбәйдулла улы, дәвам итәчәкбез. Сез һәрвакыт безнең йөрәкләрдә һәм күңелләрдә булырсыз”, - диде Радий Хәбиров.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас в