Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар 2023, 13:40

“Ул бар гомерен туган җиренә багышлады”

Башкортстанның беренче Президенты истәлегенә матәм митингы үтте.

“Ул бар гомерен туган җиренә багышлады”
“Ул бар гомерен туган җиренә багышлады”

     “Башкортстан”  дәүләт  концертлар залында  Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов истәлегенә матәм митингында  БР Дәүләт Җыелышы рәисе  Константин Толкачев  болай диде:

"Хөрмәтле дуслар! Хөрмәтле Луиза Галимовна, Мортаза Гобәйдулла улының туганнары һәм якыннары! Башкортстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы зур югалту кичерде. 2023 елның 11 гыйнварында Башкортстан Республикасының Беренче Президенты, башкорт халкының бөек улы Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов 89 яшендә вафат булды. Ул үзенең бөтен гомерен  туган җиренә, Башкортстан Республикасының  Русия тарихында тергезелүенә һәм үсешенә багышлады. Дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, аның исеме илебез тарихына мәңгегә язылган”.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: