Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар 2023, 13:25

Без - тугандаш халыклар

Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев бөек шәхес белән хушлашу чарасында катнашты.

Без - тугандаш халыклар
Без - тугандаш халыклар

Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев Мортаза Рәхимов истәлегенә матәм митингында билгеләп үткәнчә, ике тугандаш республика уртак тарихка ия һәм аларның яңа җитәкчеләре традицияләрен дәвам итәчәк.

"Бүген без зур югалту кичердек. Озак еллар Мортаза Гобәйдулла улы белән эшләп без ярыштык, бәхәсләштек, әмма һәрвакыт уртак тел таптык. Без бер-беребезгә, кайвакыт ниндидер көнләшү белән карадык, әмма шул ук вакытта күпмилләтле халкыбызга хас булган барлык хөрмәтне дә саклап калдык.

Без-тугандаш халыклар, без уртак тел таба алдык һәм уңышларга ирешә алдык, Русия Федерациясе үсешенә керткән өлешебез сәяси яктан да, хуҗалык мөнәсәбәтләрендә дә мөһим. Мортаза Гобәйдулла улы яхшы эшләде һәм үзеннән соң тирән эз калдырды. Хәзер, аны искә төшереп, без яшәргә һәм эшләргә тиеш.

Республикаларыбыз җитәкчеләре бик тату эшлиләр. Заманалар гади түгел, әмма без барыбыз да сезнең белән җиңә алачакбыз, чөнки республикаларыбызның, халыкларыбызның роле һәрвакыт зур. Үз халкыңа ярату күрсәткәндә, күп нәрсәгә ирешеп була. Мортаза Гобәйдулла улы, сезне истә тотачакбыз», - диде Минтимер Шәймиев.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: