Җәмгыять
12 гыйнвар 2023, 09:45

“Ул һәркемне игътибар белән тыңлый иде”

Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовны яхшы белгән кешеләр аның турында  якты истәлекләр белән уртаклашуларын дәвам итә.

“Ул һәркемне игътибар белән тыңлый иде”“Ул һәркемне игътибар белән тыңлый иде”
“Ул һәркемне игътибар белән тыңлый иде”

       Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовны яхшы белгән кешеләр аның турында  якты истәлекләр белән уртаклашуларын дәвам итә.

    1994-2016 елларда Башкортстан Республикасы профсоюзлар федерациясе рәисе булып эшләгән Әмирхан Миркадам улы Самирханов Мортаза Гобәйдулла улының  арабыздан китүе турында болай диде:

 - Башкортстан профсоюзлар федерациясе рәисе булып эшләгән чорда миңа Мортаза Гобәйдулла улы белән еш очрашырга туры килде. Президент советы әгъзасы буларак, очрашып,  хәл итәсе мәсьәләләр турында сөйләшә идек. Мин һәрбер утырышта чыгыш ясый, көн кадагына суккан актуаль темаларны күтәрә идем. Болар – хезмәт хакын күтәрү, җәйге ялны оештыру, банкротлык һәм башка социаль мәсьәләләр. Мортаза Гобәйдулла улы чыгышларны  игътибар белән тыңлый һәм теләктәшлек белдерә иде. Күтәрелгән темаларның халык мәнфәгате өчен булуын яхшы аңлап эшләде. Ул профсоюз активы белән дә еш очрашты. Митингларда, утырышларда еш була торган иде. Аның иң яхшы сыйфатларының берсе – һәркемне игътибар белән тыңлый һәм аның проблемасын хәл итәргә тырышты. Профсоюзларның тәкъдимнәрен дә  һәрвакыт хуплый торган иде.

  

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас