+5 °С
Облачно


Дәүләт комиссиясе төзелде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимовны җирләүне оештыру буенча дәүләт комиссиясе төзү турында указга кул куйды.
Мортаза Гобәйдулла улы 2023 елның 11 гыйнварында 89нчы яшендә вафат булды.
Документ төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров җитәкләгән дәүләт комиссиясе составын раслый. Аның урынбасарлары - Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм республика Дәүләт Җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачёв.
Фото: glavarb.ru