

Туган ягым, җырым сиңа булсын...
Башкортстанда «Атайсал» (Кече ватан) проекты кысаларында һәм Кече ватанга файдалы эшләр елы кысаларында республика шигырьләр бәйгесе игълан ителә. Конкурс билгеле композитор, Башкортстанның халык артисты Рим Хәсәнов тәкъдиме буенча оештырыла.
“Атайсал“ исеме астында шигырьләр конкурсы уздыру теләге туды. Минемчә, бу проект кече Ватанның кыйммәтен тану, аның башлануы һәм дәвамы буларак аңлауга үз өлешен кертер дип уйлыйм ”, – ди композитор.
Конкурсның максаты - әдәби иҗатка сәләтле, башкорт һәм урыс телләрендә язучы талантлы шагыйрьләрне ачыклау.
Бу бәйгедә төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала. Һәр яшь төркемендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнәчәк.
Проектның төп шартларының берсе – шигырьләр ике дәүләт (башкорт һәм урыс) телендә язылган булырга тиеш.
Шигырьләрне Атайсал төркеменә яки телеграм каналының https://t.me/ataysalrb чат-ботына юлларга мөмкин.
Конкурсны “Башкортстан Республикасы муниципаль оешмалар Советы», «Башкортстан Композиторлар берлеге» һәм «Башкортстан Язучылар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмалары һәм Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә оештыра.