

Кичә дә суык булуга карамастан, республика юлларында 5 авария теркәлгән, 6 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар.
Белорет шәһәрендә кичке алтыларда урам чатында ике автомобиль бәрелешүе турында хәбәр килгән. “ССанг Йонг Актион” автомобиленең 42 яшьлек водителе белән “ВАЗ-21077” автомобиленең 38 яшьлек водителе икесе дә хастаханәгә озатылганнар.
Юл чатында авария – еш күренеш, ди Башкортстан Республикасының ЮХХДИ хезмәте җитәкчесе Владимир Севастьянов. Юл билгеләрен һәм светофорны исәпкә алмаучы водитель үзе өчен генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барсы өчен дә куркыныч тудыруын аңларга тиеш. “Автомобиль ул – хәвеф чыганагы, шуңа да руль артына утырасың икән, үтә дә игътибарлы һәм җаваплы булырга кирәк”, - ди @V_Sevastyanov.