Җәмгыять
8 гыйнвар 2023, 17:01

Ятим балалар азая

Башкортстанда 2022 елда ата-ана хокукыннан мәхрүм булучылар саны 47 процентка кимегән.

novyefoto.ru Ятим балалар азаяnovyefoto.ru Ятим балалар азая
Ятим балалар азаяФото:novyefoto.ru

 

 

Елдан-ел республикада ятим балалар саны азаюга таба бара. Бүгенге көндә Башкортстан Республикасы Гаилә һәм хезмәт министрлыгы карамагында булган 17 ятимнәр йортында 11 мең ата-анасыз калган балалар тәрбияләнә. 2021 ел белән чагыштырганда аларның саны 500гә азрак. Былтыр 227 ата-анадан балалары тартып алынып, хокукларыннан мәхрүм ителгән. 2021 елда аларның саны 428 булган.

Гаилә һәм хезмәт министры Ленара Иванова әйтүенчә, гаиләләр белән эш актив алып барыла. “Безнең максат – балалар гаиләдә тәрбияләнергә тиеш”, - ди ул. Республикада 18 ятимнәр йорты бар, аның 17се министрлыкка карый. Быелгы елның 1 гыйнварыннан Бала йорты да аларның карамагына тапшырылган.

Башкортстан гаиләләре бөтенрусия конкурсларыннан һәрвакыт җиңүләр белән генә кайта. 2022 елда да җиңүсез калмадылар: “Ел гаиләсе-2022” бөтенрусия конкурсында “Авыл гаиләсе” номинациясендә Тәтешле районыннан Муллахметовлар гаиләсе җиңүче булды. “Идел буе-2022нең уңышлы гаиләсе” конкурсында “Иҗади гаилә” номинациясендә Мәләвез районыннан Абдуллиннар гаиләсе җиңүгә лаек булды.

Уфа шәһәре хакимиятенең опека буенча идарә коллективы да Мәскәү шәһәреннән җиңү белән кайтты: “Бала ягында” бөтенрусия конкурсында алар “Мәгълүмат технологияләре лидеры” номинациясендә, идарәнең юридик бүлеге җитәкчесе “Судта балаларның хокукын яклау” номинациясендә җиңүче булдылар.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас