Җәмгыять
8 гыйнвар 2023, 06:47

Бу салкыннар кайчан бетә?

Гыйнвар ае үзенең кырыслыгын күрсәтте: термометр баганалары кайбер районнарда 50әр градус күрсәтте.

kurgan-gid.ru Бу салкыннар кайчан бетә?kurgan-gid.ru Бу салкыннар кайчан бетә?
Бу салкыннар кайчан бетә?Фото:kurgan-gid.ru

Бүген башкалабыз Уфада иртән минус 29 градус иде, әмма ул салкынлыгы белән 41 градус кебек тәэсир итә. Иртәгә, беренче эш көнендә, көннең тагын да суыграк булуы көтелә: көндез минус 30, төнлә минус 36 градус булачак. Сишәмбе көнне дә суык: көндез минус 29, төнлә минус 33 градус булуы көтелә.

Бары тик чәршәмбедән генә көннәр сындырачак: термометр баганаларындагы саннар өскә үрмәли башлаячак.

ЮХХДИ хезмәткәрләре мондый суыкларда ерак юлларга чыкмаска киңәш итә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас