

Шушы көннәрдә «Голос. Дети» тапшыруына Стәрлетамактан 11 яшьлек Рамазан Биккинин барган. Егет «Ласковый май» төркеменең «Глупые снежинки» җырын башкарган.
Жюри составында музыкантлар: Баста, МакЅим һәм Егор Крид булган. Кызганычка каршы, якташыбызга җырлаганда беркем дә борылмаган. Шуңа да карамастан, икесе Биккининның чыгышы турында матур сүзләр әйткән.
- Аз генә нотага эләкмәдең, ләкин бик яхшы башкардың, – дигән МакSим.
- Сизелеп тора, бик җитди әзерләнгәнсез, әлбәттә. Матур чыгышыгыз өчен рәхмәт. Без сезнең белән тагын да күрешербез дип ышанам. Әзерләнегез дә, тагын килегез, - дигән аңа Баста.