

Кушнаренко район хастаханәсенең балалар бүлегендә яткан ике кечкенә бала анасы бу фотоларны социаль челтәрләргә чыгарган.Яткан урын-җирләре пычрак, җәймәләре тишек, матраслары канлы, мендәрләрендә - кан әзләре.
"Палатадан чыгарга ярамый. Бүлмәне җилләтеп тә булмый, чөнки тәрәзләрне ачарга мөмкин түгел: тоткалары юк. Бүлмәдә кайнар су юк. Идәннәр юылмаган. Бөтен җирдә тузан. Бөтен бүлек бер бәдрәфкә йөри, ә ул бикләнми дә! Олысы да, кечесе дә шунда йөрергә мәҗбүр! Душ бүлмәсе дә пычрак, аның ишеге дә бикләнми," - дип язган Гүзәл исемле ханым Радий Хәбировның социаль челтәрдәге битендә.