Җәмгыять
5 гыйнвар 2023, 06:55

"Теләкләр чыршысы" хыялларны тормышка ашыра

Русия президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров "Теләкләр чыршысы" бөтенрусия мәрхәмәтлелек акциясендә катнашты.

"Теләкләр чыршысы" хыялларны тормышка ашыра"Теләкләр чыршысы" хыялларны тормышка ашыра
"Теләкләр чыршысы" хыялларны тормышка ашыра

Төбәк буенча баш федераль инспектор Алексей Касьянов Яңа ел алдыннан Башкортстанның ике баласының хыялын тормышка ашырды.
Стәрлетамактан 14 яшьлек Любовь Климова кече яштән стюардесса булу турында хыяллана икән. Кыз бөтенрусия мәрхәмәтлелек акциясе сайтына шушы рольдә үзен сынап карау теләге турында язган. Һәм менә ул әнисе белән бергә "Уфа" халыкара аэропортына чакыру ала. Любаны аэровокзал эшчәнлеге белән таныштыралар, чит кешеләргә керү тыелган транспорт һәм авиация хәвефсезлеге хезмәтендә, диспетчер, кинология хезмәтендә, диктор кабинетында һәм самолет очып киткән полосаны күрсәттеләр. Боинг-737 пассажир аэробусы салонында булу кызда иң якты тәэсирләр калдырды. Экскурсия соңында күккә гашыйк кыз яңа танышларына бирегә борпроводница сыйфатында һичшиксез яңадан әйләнеп кайтачагын белдерде.
Уфадан 13 яшьлек Маша Юферова һөнәри спортчы булырга тели. Кыз, Даун синдромы белән авыруына карамастан, 8 ел инде тау чаңгысы спорты белән шөгыльләнә. Алексей Касьянов яшь спортчының тренировка мәлен карады һәм аңа күптән хыялланган тау чаңгысын бүләк итте.
"Теләкләр чыршысы" изге һәм бик кирәкле традиция. Кулына хыялланган бүләкне тоткан баланың бәхетле күзләрен күрү - зур шатлык", -диде баш федераль инспектор.
Билгеле булуынча, "Теләкләр чыршысы" акциясе РФ президенты Владимир Путин башлангычы астында үтә. Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, авыр тормыш хәлендә калган балалар, сәламәтлекләре чикле балалар, шулай ук катлаулы тормыш хәлендәге өлкәннәр Яңа ел көннәрендә бүләкләр алалар. Акция Русиянең бөтен территориясендә үтә. Теләкләрне тормышка ашыру өчен елкажеланий.рф сайтында теркәлергә кирәк.

"Теләкләр чыршысы" хыялларны тормышка ашыра
"Теләкләр чыршысы" хыялларны тормышка ашыра
"Теләкләр чыршысы" хыялларны тормышка ашыра
"Теләкләр чыршысы" хыялларны тормышка ашыра
"Теләкләр чыршысы" хыялларны тормышка ашыра
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас