

Уфада коткаручылар өч яшүсмергә ярдәмгә килгән – соңгылары 4 гыйнвар көнне Салават Юлаев һәйкәле тирәсендәге таудан үзаллы төшә алмагач, бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.
Коткаручылар альпинист кирәк-яраклары ярдәмендә 13-19 яшьлек үсмерләрне – әйткәндәй, алар Благовещен шәһәреннән – уңышлы эвакуацияләгәннәр. Аларга медицина ярдәме кирәк булмаган.
Коткаручыларга егетләр шул рәвешле Салават Юлаев һәйкәленнән Агыйдел ярындагы шугалакка кадәр юлны кыскартырга теләүләре турында аңлатканнар. Шулай шул, кыяга менсәң, төшәсеңне уйла.