Җәмгыять
5 гыйнвар 2023, 09:32

Каеш эләктерергә дә иренәбез

Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 429 очрагы теркәлгән.

Каеш эләктерергә дә иренәбезКаеш эләктерергә дә иренәбез
Каеш эләктерергә дә иренәбез

Узган тәүлектә Уфада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 88 юл-транспорт һәлакәтен теркәгән, аларда бер кеше зыян күргән.

Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 429 очрагы теркәлгән. Алар арасында 140 - хәвефсезлек каешын эләктермәү; 15 - җәяүлеләргә юл бирмәү; 18 - юл билгеләре таләпләрен үтәмәү; 18 - балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу очраклары бар.

Башкалада 30 җәяүле юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган. Шулай ук исерек килеш руль артына утырган 8 водитель тоткарланган.

 

Чыганак: Башинформ

Ксения Калинина фотосы.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас