Җәмгыять
5 гыйнвар 2023, 09:05

Георгий тасмасы закон белән якландымы?

Путин яңа законга кул куйды.

Георгий тасмасы закон белән якландымы?Георгий тасмасы закон белән якландымы?
Георгий тасмасы закон белән якландымы?

Ил башлыгы Путинның Георгий тасмасын мәсхәрәләгән өчен зур штраф кертүе дөресме?

                                                       Динислам.

                                                      Уфа шәһәре.

     Әйе, Русия Президенты Владимир Путин Георгий тасмасын мәсхәрәләгән өчен 5 миллион сумга кадәр штраф салу  яки колониядә срок  каралу турындагы законга кул куйды. Законга ярашлы, хәзер  Георгий тасмаларына хәрби дан символы статусы бирелде.  Бу хакта хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган документта әйтелә.

       Гамәлдә булган закон хәрби дан символын халык алдында мәсхәрәләгән өчен юридик затка өч миллион сумнан алып  биш миллион сумга кадәр штраф салуны, гражданнарга җәза сыйфатында өч миллион сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.

     Әгәр мәсхәрәләү бер төркем кешеләр тарафыннан  алдан сүз куешып  яки интернетта башкарылса,  штраф биш миллион сумга кадәр, ә иректән мәхрүм итү вакыты биш елга кадәр арта.

      Элегрәк Георгий тасмасына хәрби дан символы статусын бирә торган закон проекты Дәүләт Думасына 2022 елның апрелендә кертелгән иде. Парламентның түбән палатасы депутатлары аңа 20 декабрьдә тавыш бирде, ә берничә көннән аны Федерация Советында хупладылар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас